Русский     English    
    КФУ
 


Төркия Республикасы Президенты Аблулла Гүл – Казан университетының
Мактаулы докторы

15 февраль көнне КДУның Актлар залында Россия Федерациясенә визиты кысаларында Татарстан Республикасына килгән Төркия Республикасы Президенты Аблулла Гүлгә Казан университетының Мактаулы докторы дипломы тапшыру тантанасы булды.

Истәлекле чара алдыннан Төркия кунагы үзенең тормыш иптәше Хәеренниса ханым, шулай ук Татарстан Республикасының Президенты Миңтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм республикабызның башка хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Казан университеты тарихы музеен карадылар. Кунакларда, аеруча, Казан университетында шәрыкъны өйрәнү үсешенә, үткән гасырның 20нче елларда яңа гына туган Төркия Җөмһүриятен иң беренчеләрдән булып дәүләт итеп таныган Совет Россияне җитәкләгән юлбашчы В.И. Ульянов-Ленинның сәяси эшчәнлегенә һәм Казан университетының астрономия мәктәбе үсешенә багышланган экспозицияләр кызыксыну уятты.

КДУ Гыйльми советының тантаналы утырышын ректор Мәгъзүм Сәлахов ячты. «Төркия Республикасы Президенты Абдулла Гүл шәхесен без бүгенге дөньяда югары дәрәҗәдәге җәмгыятьара үсешнең хәлиткеч мәсьәләләренә үзеннән зур өлеш кертүче дәрәҗәле дәүләт, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак беләбез. Шулар өстенә Президент әфәнде күренекле икътисадчы-галим, фәнни оештыручы һәм мөгаллим дә», – дип билгеләп үтте ректор.

Төркия Президенты илнең иң танылган уку йортларыннан булган Истанбул университетын тәмамлаган: «Абдулла Гүл әфәнденең тормыш һәм хезмәтчәнлек тәҗрибәсе, аның искиткеч җитәкчелек сәләте Төркия Хөкүмәте өчен бик зарур. Премьер-министр, соңрак чит илләр эшләре министры, ә хәзер ил Президенты сыйфатында Абдулла Гүл фән һәм мәгариф үсешенә, шушы юнәлештә халыкара багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә. Шуның өстенә ул Төркия җәмәгатьчелегенең тарихи кыйммәтләрен саклауга зур кайгыртучанлык күрсәтә. Шәрекъ һәм көнбатыш арасында мәдәни һәм фәнни күпер буларак тарихи роль уйнаучы безнең Казан университеты өчен бу позиция бик якын аңлашыла», – дип өстәде Мәгъзүм Сәлахов.

Ректор дәвам итүенчә Казан университеты Төркиянең күренекле уку йортлары белән партнерлык элемтәләрен актив рәвештә үстерә бара, КДУда Шәрыкъны өйрәнү институтында тюркология кафедрасы эшли. Анда төрек теле, әдәбияты, мәдәнияте буенча югары класслы белгечләр әзерләнелә, мөгаллим буларак тел белгечләре эшли. «Бу өлкәдә без Төркия Республикасы тарафыннан җитди теләктәшлек күрәбез», – дип белдерде ректор.

Университет ректоры Төркия Республикасы Президентын Казан университетының Мактаулы докторы исеме бирелү уңае белән кайнар котлады һәм мактаулы билгеләрен тапшырды.

«Дөньяның алдынгы уку йортларының берсе булган Казан университеты кысаларында чыгыш ясау һәм мактаулы исем алу минем өчен бик истәлекле. Университетның Гыйльми советына һәм КДУ ректорының мондый дәрәҗәле бүләк өчен олы рәхмәтемне белдерәм, – диде Төркия Президенты Абдулла Гүл – Мин үзем моңа кадәр дә Казан университеты турында шактый хәбәрдар идем һәм аның атаклы уку йорты буларак белә идем. Сезнең бу бөек уку йортыгыз белән горурланырга төпле нигез бар. Казан университеты зур ачышлар үзәге буларак та билгеле. Биредә күренекле сәяси эшлеклеләр, язучылар, галимнәр, шул җөмләдән – Владимир Ленин, Лев Толстой кебек күренекле шәхесләр белем алган.

Төркия Җөмһүрияте һәм Россия Федерациясе арасындагы багланышларның югары үсеш ала баруы безне бик шатландыра һәм бу хезмәттәшлекнең алга таба да киңәйтү өстендә эш алып барырга әзербез. Без бу мөнәсәбәтләрдә уку йортлары һәм галимнәр арасындагы багланышларның аерым әһәмиятькә ия булуын телибез», – дип ассызыклады Төркия Җөмһүричте Президенты Абдулла Гүл.

Фотолар http://president.tatar.ru сайтыннан алынды


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 19.02.2009

Статистика обращений с 24.04.2007: 457008



Хәбәрләр

Төркия Республикасы Президенты Аблулла Гүл – Казан университетының Мактаулы докторы  >>

Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров Татарстан Республика  >>

Иран Ислам Республикасының Шәркый Әзәрбайҗан вилаяте Губернаторы Әхмә  >>

КДУда 2008 елга йомгаклар ясалды  >>

«Россия икътисадын һәм белем бирүдәге инновацион процессларны кадрла  >>

КДУ үзенең 204 еллыгын билгеләп үтте  >>

Күренекле язучы Михаил Веллер һәм «Октябрь» журналының баш мөхәррирә  >>

Стр. <<  6  7  8  9  10  11  12 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты