Русский     English    
    КФУ
 


Hewlett-Packard (hp) компаниясенең исәпләү кластерына КДУ да кушылды

10 сентябрь көнне Казан дәүләт университетында Россия Фәннәр академиясенең Системалы программалаштыру институты, РФАның Оешмаара суперкомпьютер системасының «Синтерра» милли элемтә операторы белән берлектә оештырылган «Университет кластеры» программасы кысаларындагы кластерны ачу тантанасы булды.

Әлеге программаның бер ел эшләү дәверендә аңа Россиянең Санкт-Петербургтан алып Хабаровскка кадәр булган 32 вузы кушылды. 12 вуз, шул исәптән Казан дәүләт университеты да Hewlett-Packard (hp) компаниясеннән исәпләү кластерларыннан бушлай куллану хокукы алдылар.

Ачылу тантанасы 15 мәгълүмәт чаралары вәкилләре катнашында узган, мәтбугат конференциясе белән башланып китте. Журналистларны программаның төрле аспектлары, шул исәптән үсеш перспективалары белән кызыксындылар.

«Җитәкчелеге тарихта беренче буларак кризиста белем бирү концепциясе турында сүз башлаган, бөтен Дөньяга билгеле Hewlett-Packard компаниясе мәгариф системасын һәрвакыт күз кырында тотты. Казан университетының бу программага катнашып китүе дә очраклы хәл түгел, чөнки нәкъ менә безнең университетта, илебездә беренче буларак исәпләү математикасы һәм кибернетика кафедрасы ачылды һәм биредә мәгълүмәти технологияләрне үстерүгә зур игътибар бирелеп килде», – диде КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов үзенең конференцияне ачу чыгышында.

Сүзен дәвам итеп ул, «Университет кластеры» программасы кысаларында КДУда теоретик физика, биоинформатика өлкәләрендәге проектларны тормышка ашыруга һәм Россия Һидрометцентры белән уртак проектлар өстендә эшләүгә исәп тотылуын хәбәр итте. Бу программаны ачып җибәрү белән фән һәм мәгариф өлкәсендә суперкомпьютерларны куллануның яңа этабы башланып китәчәге турында искәртте. «Аеруча мөһим момент буларак бу программаның әйдәп баручы фәнни үзәкләрнең берләшүенә һәм иҗат төркемнәре көчләренең интеграцияләнүенә этәргеч булачагың исәпкә алырга кирәк», – диде ректор. Алга таба ИМК факультетын тәмамлаучы һәр белгеч суперкомпьютерда эшли алырга тиеш, моның өчен «яңа класстагы программистлар» әзерләү таләп ителә. Алдагы һәр елда КДУда 20-30 шундый класска ия белгечләр чыгарылыр дип көтелүен белдерде ул.

Тантанага Hewlett-Packard ширкәтенең вице-президенты һәм оешманың россия бүлеге директоры Оуэн Кемп та килгән иде. Ул үз чыгышында «Университет кластеры» төп гыйльми программаның бер кисәге генә булуы, һәм бу компаниянең Россия җирлегендә инде 40 ел эшләп килүе турында сөйләде. «Моннан берничә ел элек, без үзебез өчен приоритетларны барлаган чакта программаларыбызның нәкъ менә мәгариф-укыту системасы өлкәсендә эш итәргә, шул өлкәдә үсеш алырга кирәклегенә инандык. Бүгенге көндә суперкомпьютерлар газ-нефть сферсында, сейсмология, метеорология, нанотехнологияләр, аэродинамика өлкәләрендә киң кулланылышта. Шуңа күрә югары технологияләр өстендә эшләүче экспертларга бүгенге көндә кытлык зур», – дип уртаклашты директор.

«Синтерра» компаниясенең генераль директоры Виталий Слизень компания тәкъдим иткән телекоммуникация инфраструктурасының барлык программада катнашучылар арасындагы багланышларны тоташтыручы буын булачагын белдерде. Шулай ук ул программаның максаты эре инвестицион проектларда катнашырлык суперкомпьютерларда эшли белүче белгечләр әзерләүдә икәнен белдерде.

Ачылу тантанасында кластер җиһазы күрсәтелде, аны демонстрацияләүдә катнашучылар җайланманың техник мөмкинлекләре белән якыннан таныштылар.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 14.09.2009

Статистика обращений с 24.04.2007: 431281



Хәбәрләр

Hewlett-Packard (hp) компаниясенең исәпләү кластерына КДУ да кушылды  >>

КДУ үзенең 205нче уку елына керде  >>

Казан университетында «Вакыт һәм континентлар аша астрономия һәм дөнья мирасы» д  >>

Казан һәм Гиссен университетлары үзара хемәттәшлекләренең 20 еллыгын  >>

КДУда мөхтәрәм профессорыбыз Хатыйп Миңнегуловның 70 еллыгы билгеләнеп уте  >>

КДУда «Караш ноктасы» дип исемле төбәкара студентлар фәнни-гамәли коференция  >>

Австрия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәтьтән тыш һәм Тулы в&#  >>

Стр. <<  5  6  7  8  9  10  11 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты