Русский     English    
    КФУ
 


КДУда Идел буе федераль округының вузлары ректорлары киңәшмәсенең күчмә утырышы

21 гыйнвар көнне КДУның Актлар залында Идел буе федераль округының вузлары ректорлары киңәшмәсенең күчмә утырышы булып узды. Югары уку йортларының ректорларын, укыту мәсьәләләре һәм фәнни эшчәнлек буенча проректорларын, ИФОының җитәкчелеге вәкилләрен, шулай ук Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Мари Эл, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара, Сары тау, Киров, Ырымбур һәм Ульяновсклардан килүче күп кенә бизнеснесменнарны бер залга туплаган әлеге форумның көн үзәгенә «Югары уку йортларының интеллектуаль эшчәнлекләрен коммерциализацияләштерү буенча кече инновацион предприятияләрнең үсеше» дигән тема куелган иде.

Утырышны Идел буе федераль округының вузлары ректорлары киңәшмәсенең рәисе, Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының президенты Роман Стронгин башлап җибәрде. Үз чыгышында ул Казан университетының җитәкчелеген һәм хезмәт коллективын федераль университет статусы бирелү белән кайнар котлады һәм сүзен дәвам итеп ул: «Идел буе федераль округында бүгенге көндә инде 4 милли-тикшеренү университеты булса, быел яңа конкурс каралган. Бу турыда мин округ вузларының әлеге конкурста актив катнашачакларына һәм безнең сафларыбызның тагы да тулылачагына ышанып калам», – дип белдерде ул.

Казан университетының ректоры Мәгъзүм Сәлахов үзенең сәламләү сүзендә КДУның оешу көненнән алып бүгенгәчә тарихы белән таныштырып узды. «Вузыбыз, үзенең барлыкка килгән көненнән башлап 200 меңнән артык белгеч хәзерләп чыгарган. Ә бүгенге шартларда безнең университетыбыз белем бирү һәм халыкара багъланышлар өлкәләрендә ирешкән алдынгы позицияләрен саклап килүче мәгариф, гыйльми һәм мәдәни үзәк булып тора», – дип билгеләп үтте Мәгъзүм Хәлимулла улы. Чыгышының дәвамында ул перспектива мәсьәләләренә кагылып: «Без үзебезнең традицион өлкәләребездә алга таба үсәргә, яңа специальлекләрне ачып һәм мәктәп укытучыларын хәзерләү дәрәҗәсен камильләштереп педагогик эшчәнлегебезне тагы да киңәйтергә ниятлибез. Билгеле булганча, 2010 елда безгә ике вуз ТДГПУ һәм КДФЭИ кушылачак. Әлеге шартларда без аз таләп ителгән специальлекләр буенча читтән торып уку бүлекләре төркемнәрен киметү исәбенә магистратурага кабул итүне арттырырга планлаштырабыз», – дип ассызыклады.

Чыгышы дәвамында КДУ ректоры Идел буенда федераль университеты һәм берничә милли-тикшеренү университетларының бергә тупланганын күздә тотып, күмәк эшчәнлек кысаларында үтәлешле кайбер проекларны да тәкъдим итте. Алар арасында – яңа типтагы университетлар һәм техник-техниктыш зоналар арасында тәҗрибә һәм мәгълүмәтләр белән уртаклашу буенча ресурс үзәген булдыру (Татарстан Республикасының Халыкара эшчәнлек буенча координацион киңәшмәсенең тәҗрибәсенә таянып).

Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов үз чыгышында үткән елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә булган планнарга күчте. «Бу ел безнең өчен яңа чорны билгели. 2010 ел Укытучылар елы һәм Татарстан Республикасының мәгариф системасын үстерү буенча Президент стратегиясенең башлану елы. Ул мәктәпкә кадәрле, гомуми белем һәм югары белемнең барлык баскычларын үз эченә алачак. Әлеге стратегиянең нәтиҗәләренә нигезләнеп без үзебезнең белем бирү системабызны яңа, заманча дәрәҗәгә күтәрергә ниятлибез», – дип ассызыклады Альберт Харис улы.

Алга таба пленар утырышта төп чыгышлар тыңланды. Сүз алучылар арасында: Россия Федерациясенең Мәгариф һәм Фән министрлыгының фәнни-техник һәм инновацион сәясәте депортаментының җитәкчесе Александр Наумов, Н.И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты ректоры Евгений Чупрунов, КДУның гыйльми эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев, Рособразованиеның фәнни тикчеренүләр һәм инновацион программалар буенча идарәлегенең җитәкчесе урынбасары Елена Попова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Ирина Лотова һ.б. иде.

Форумның көнүзәгенә куелган темага кагылышлы төрле тәкъдимнәрне һәм фикерләрне үз эченә туплаган җыентык рәвешендә бастырып чыгарырга дип килешенде. Утырыш азагында Идел буе федераль округының вузлары ректорларының киңәшмәсе рәисе Роман Стронгин форум чыгарачак карарның төп фикерләре белән таныштырып узды һәм әлеге күчмә утырышта яңгыраган тәкъдимнәр март аенда Новосибирск шәһәрендә узачак гомумроссия киңәшмәсендә дә һичшиксез тәкъдим ителәчәген ышандырды.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 25.01.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 436359



Хәбәрләр

КДУда Идел буе федераль округының вузлары ректорлары киңәшмәсенең күчм  >>

Университет коррупциягә каршы!  >>

КДУның Гыйльми советында Федераль университетының концепциясе каралды  >>

Россия Федерациянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко катнашлыгында КДУны  >>

Америка Кушма Штатларының Дәүләт сәркятибе Һиллари Клинтон КДУда булып кит  >>

Н.Г. Чеботарёв исемендәге Математика һәм Механика фәнни-тикшеренү институты  >>

Күренекле актер Ю.М. Соломин КДУ студентлары белән очрашты  >>

Стр. <<  4  5  6  7  8  9  10 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты