Русский     English    
    КФУ
 


Университет җәмәгатьчелеге яңа Устав өлгесенә кертеләсе үзгәрешләрне тикшерде

16 апрель көнне Уникс МСКның Кече залында Казан университетының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләрен карау буенча конференция булып узды.

Конференция эше 353 делегат катнашында узды. Утырышны юридик факультеты деканы Илдар Тарханов алып барды. Президиум составында, Казан дәүләт университетының өч ректоры – Мәгъзүм Сәлахов, Александр Коновалов һәм Юрий Коноплев, Тел институты директоры Гүзәл Баһаветдинова, Профком җитәкчесе Владимир Рубцов, студентлардан – Анастасия Судаковалар сайланган иде.

Университет Гыйльми Советының бюджет-хокук комиссиясе рәисе Михаил Челышев Уставны үзгәртү мәсьәләсенең зарурлыгы уку йортының яңа төр белем бирү оешмасына күчүе нәтиҗәсендә килеп туганлыгын белдерде. Россия Хөкүмәтенең 2010 елның 2 апрель көнне 500-р номерлы Күрсәтмә белән Казан дәүләт университеты нигезендә «Казан Идел буе федераль университеты» дип исемле дәүләт федераль-автоном белем бирү оешмасы хасил ителде. Сөйләүченең белдергәнчә, Уставны үзгәртү әлегә КДУ кысаларына гына кагыла. Башка вузларны да берләштерү процессы каралганнан соң Уставка федераль университетка берләшкән башка уку йортлары коллективларының ихтыяҗларын чагылдырган яңа өстәмәләр кертеләчәк.

Конференция барышында кертелгән өстәмәләр һәм үзгәртүләр һәрьяклап өйрәнелде һәм аларга анализ ясалды. Делегатлар, аеруча университет коллективының, вуз администрациясендә хәл ителүче мәсьәләләрне такшерүдә катнашу хокукын киңәйтү турындагы бүлек кызыксындырды. Факультет һәм институтлар җитәкчеләре дә чыгышларында шул турыда үз фикерләрен белдерделәр. Физика факультеты деканы Альберт Аганов мәсьәлән деканнарның Гыйльми Советы тарафыннан сайлануы турындагы матдәгә аныклау кертү тәкъдиме белән чыкты. Альберт Вартанович академик иреклекне тәэмин итү һәм коллектив белән җитәкчелек арасындагы диалогны саклау өчен: университетның яки факультетның Гыйльми Советы тарафыннан сайланырга тиешле, дип үзгәртергә киңәш итте. Аның фикере күпчелек тарафыннан яклау тапты.

Физфак деканының карашын үзенең чыгышында А.М. Бутлеров исемендәге Химия фәнни-тикшеренү институты директоры Владимир Галкин да белдерде. Тәкъдим ителгән Устав өлгесенә директорларны сайлау хокукы деканнар сайлауга караганда – таррак, директорлар ректор тарафыннан билгеләнә: «Әгәр хокуклар һәм атама арасыннан икесенең берсен сайларга туры килә икән, без хокукны сайлыйбыз һәм факультет булып калабыз. Тик 1928 елдан бирле эшләп килгәч һәм фәнни даирәләрдә үзен таныткан институтның брендын югалтырга кирәкме икән?», – дип аптырауны белдерде Владимир Иванович. Шундый ук мәсьәләнең фәнни-тикшеренү институтларына кагылышлы өлешкә Александр Коновалов та игътибарны җәлеп итте. Нәтиҗәдә: «Институт Гыйльми Советы тәкъдим иткән нәмзәтләр арасыннан ректор тарафыннан сайлана», – дигән тәкъдим кертелде.

Конференция барышында күп кенә филология һәм мантыйк өлкәләренә караган тәкъдимнәр яңгырады һәм каралышка алынды.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 21.04.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 447392



Хәбәрләр

Университет җәмәгатьчелеге яңа Устав өлгесенә кертеләсе үзг  >>

Гыйльми Советының чираттагы утырышында Казан университетының Федераль университетка күчеш чо  >>

Казан Идел буе федераль университеты Гыйльми Советының беренче утырышы  >>

Белемлеләр бәйгесе  >>

КДУда Татарстан Республикасының Студентлар лигасының 14 еллыгы билгеләп үтелде  >>

КДУда Мексика көннәре башланды  >>

КДУ Гыйльми советының 2010 елда тәүге утырышы  >>

Стр. <<  3  4  5  6  7  8  9 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты