Русский     English    
    КФУ
 


Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең яңа рәисе сайланды

31 май көнне Казан (Идел буе) федераль университетында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашлыгында Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең чираттагы утырышы булып узды.

Элекке Казан дәүләт университетының ректоры Мәгъзүм Сәлаховның 27 май көнне Казан (Идел буе) федераль университетының президенты буларак билгеләнүе сәбәпле, Альберт Харис улы яңа гына үз вәкаләтләренә кергән К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуровны Киңәшмә составына кертергә дип тәкъдим белән чыкты: «Федераль университетының республикабыздагы югары һөнәри мәгарифнең локомотивы буларак әһәмиятькә ия булын истә тотып, мин Илшат Гафур улы нәмзәтен Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең рәисе буларак сайларга дип тәкъдим кертәм». Министр тәкъдиме сайлауга куелды һәм җыелучылар тарафыннан бертавыштан хупланды. «Бер фикердә булуыбыз сокландыра һәм безнең ректорларыбызның бердәм команда булуын ачык күрсәтә», – дип бәяләде сайлау нәтиҗәсен Альберт Гыйльметдинов. Татарстан Республикасында белем бирү мәсьәләләрнең торышына кагылып ул: «Соңгы вакытта республикабызның Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф мәсьәләләренә берничә тапкыр игътибар җәлеп итте. Аның белдерүенчә, җөмһүриятебездәге югары белем бирү системасында зур гына структур үзгәрешләр көтелә. Татарстан Республикасының мәгариф үсеше буенча Программа күптән түгел Югары икътисад мәктәбендә (ВШЭ) экспертизаны үткән. Илебездә иң алдыңгылардан булып саналучы әлеге Программа бүген тиешле министрлыкларда раслану үтә», – дип белдерде министр.

Илшат Гафуров исә, залга җыелучыларга белдергән ышанычлары өчен рәхмәт сүзләрен әйтте һәм киләчәктә Киңәшмә каршында күмәкләшеп кенә, һәр тарафның мәнфәгатьләрен истә тотып көч куйганда гына үз чишелешләрен таба алачак күп кенә зур мәсьәләләрнең барлыгына ишарә итте. «Билгеле булганча, 2013 елда булып узачак Универсиада авылы объектлары бердәм компаниядән идарәләү астында тупланачак. Соңында аларны кулланышка алу мәсьәләләр буенча без уртага салып сүз йөртергә тиеш булачакбыз. Әлегә төп мәсьәләләребездән берсе булып – вузара сәясәтне үстерү зарурлыгы тора. Бу өлкәдә безгә бер-беребез арасында тагы да тыгызрак хезмәттәшлек җәелдерәсебез бар. Ә инде Казан (Идел буе) федераль университетына кайтсак, алдыбызда иң көнүзәк мәсьәләләр: IT-технологияләрне үстерү, табиплык факультетын, аның өчен тиешле вивариум булдыру», – дип ассызыклады яңа гына сайланган Татарстан Республикасының вузлары Ректорлар киңәшмәсенең рәисе, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров.

Утырыш дәвамында Киңәшмә эшчәнлегендә дәүләти булмаган вузларның катнаша алу ихтималлыгына, алачак роленә кагылышлы һәм башка мәсьәләләргә күченде. Шул көнне Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты җитәкчелеге һөнәрдәшләре тарафыннан күп кенә тәбрикләүләр кабул итте. Быел КДАТУты үзенең 80-еллыгын билгели.

Марат Кильдеев фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 01.06.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 447389



Хәбәрләр

Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең яңа рәисе сайланды  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының беренче президенты сайланды  >>

Казан һәм Хунань университетлары арасында хезмәттәшлекнең урнашуга 20 ел тулды  >>

Университетта Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр  >>

Казан (Идел буе) федераль университеты «Бустан» спорт комплексына ия булды  >>

Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерл  >>

Көнчыгышны өйрәнү институты үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте  >>

Стр. <<  2  3  4  5  6  7  8 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты