Русский     English    
    КФУ
 


Казан университетының беренче курс студентлары Универсиада Авылының торак объектларына урнаштылар

31 август көнне Казан федераль университетының «Уникс»та урнашкан Зур концертлар залында Универсиада Авылының торак объектларына урнашачак быелгы 1 курс студентлары һәм аларның ата-аналарының университет ректоры Илшат Гафуров һәм Казан шәһәре мэры Илсур Мәтшин белән очрашулары булып узды.

Очрашуның тәүге өлеше яңа торакка урнашучылар өчен инструктаж рәвешендә башланып китте. Әлеге утырышны университетның социаль һәм тәрбия мәсьәләләре буенча проректор Ариф Межведилов алып барды. Иң беренче сүзне биреп ул К(И)ФУның мәгариф мәсьәләләре буенча проректоры Рияз Миңзариповны тәкъдим итте.

Рияз Гатаулла улы үзенең чыгышында беренче курс студентларына Универсиада Авылы, андагы шартлар турында кыскача гына сөйләп узды. «Тагын 3 елдан соң сез торган йортларда Универсиадага килүче бөтен дөньядан җыелган студентлар яшәячәк, – диде ул – Сезнең торакларның нинди хәлдә булуына карап алар безнең университетыбыз турында фикер йөртәчәкләр. Шуңа күрә без барыбыз да тиешле югарылыкта булырга тиешбез», – дип белдерде проректор.

Баш энергетик хезмәтеннән Олеся Лебедева «Электроҗиһазлар белән эш иткәндә саклык чаралары турында», янгыннан саклану хезмәтеннән Мөхәммәт Кәримуллин «Янгыннан саклану чаралары һәм гадәттән тыш очракларда тиешле чаралар», хезмәтне саклау бүлегеннән Татьяна Зимина «Санитария һәм гигиеналарның гомуми мәсьәләләре һәм торакта яшәү хәвефсезлеге чаралары» кебек темаларга чыгышлар ясадылар.

Универсиада Авылы мэры Фәрит Абдулганиев студентларны яңа торакта урнаштырылачак эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштырды. Аның аңлатуынча, торак территориясенә керү тәртибе фәкать электрон пропусклар системасында гына булачак. Бүлмәләрдә тәмәке тарту, хәмер эчемлекләр кабул итү, әшәке сүзләр белән сүгенү, җиһазлар вату, җәнлекләр асрау һ.б. рөхсәт ителми. Шулай ук, барча торак мәйданнарында корал яки наркотиклар саклау катгый тыела.

Аның әйтүенчә, Универсиада Авылында киң социаль инфраструкткра буларак төрле сәүдә нокталары, даруханәләр һәм медицина пункты эшләячәк.

Алга таба очрашу Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Казан шәһәре мәры Илсур Мәтшиннар катнашында дәвам итте.

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үзенең кыска гына чыгышында беренче курс студентларын илебезнең иң данлыклы университетларыннан берсе булып саналучы Казан университетына керүләре белән кайнар котлады.

Алга таба очрашуда сүзне Казан шәһәре мэры Илсур Мәтшин дәвам итте. Ул үзенең чыгышында беренче курс студентларын һәм ата-аналарны уку елын башлап җибәрүләре белән кайнар котлады. Казан университеты һәм аның данлы үткәне турында сөйләде. Бу уку йортын 17 ел элек тәмамлаучы буларак үзенең университетка, анда укыткан мөгаллимнәргә карата булган җылы фикерләре белән уртаклашты. «Сез үзегезнең нинди уку йортына аяк басуыгызны бүген аңлап та бетермисездер әле, менә тиздән шаулап торган мавыктыргыч студент тормышына кушылып китәрсез һәм бу сезнең тормыштагы иң матур 5 еллык өлеше булыр», – диде мэр. Чыгышын дәвам итеп ул республика җитәкчелеге, КДУ администрациясе тырышлыгында университетның яңа федераль статуска ия булуы, шуның нәтиҗәсендә уку йорты алдында яңача белем бирү технологияләрнә нигезләнгән перспективалар ачылачагы турында сөйләде. Киләчәктә Казан федераль университетының Россиядә генә түгел ә бөтен дөнья вузлары арасында күренекле университетларның берсенә әвереләчәгенә ышаныч белдерүен әйтте. «Университеттагы барлык мөмкинлекләрдән файдаланып төпле белем алырга, чит телләр йөрәнергә, киң эрудицияле хезмәткәрләр булып җитешергә тырышыгыз, биредә моңа бөтен мөмкинлекләр бар», – диде Илсур Рәис улы.

Шулай ук ул 2013 елда узачак Универсиада нигезендә төзелгән спорт корылмалары, Универсиада Авылы – аларның уникаль яклары хакында бәян итте. «Бу объектлар Универсиадага 3 ел кала сезнең карамакка тапшырыла, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, тырышып белем алырсыз, спорт белән шөгыльләнерсез һәм 3 елдан соң Универсиада уздырганда безнең төп таянычларыбыздан булырсыз дип ышанам», – диде ул студентларга.

Тантаналы очрашудан соң студентлар оешкан рәвештә автобусларга утырып яңа торакларга урнашыр өчен Универсиада Авылына юл алдылар. Очрашулар яңа Универсиада Авылы җирлегендә дәвам итте.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 01.09.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 431355



Хәбәрләр

Казан университетының беренче курс студентлары Универсиада Авылының торак объектларына урнаштылар  >>

Журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин: аеруча хәзерлекле бернич  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының татар телле специальлекләренә кабул итү камп  >>

Казан университетының астрономия һәм Галәм геодезиясе кафедрасы үзенең 200  >>

2005 елдагы икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты профессор Исраэль Ауманн Казан (Идел буе) федераль универ  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының беренче чыгарылыш отличниклары  >>

Чехия Республикасының Парламенты Сенаты Рәисе Пржемысл Соботка Казан университетында булып китте  >>

Стр. <<  1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты