Русский     English    
    КФУ
 


Миркасыйм ага Госманов вафат

Казан (Идел буе) федераль университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы күренекле галим-тюрколог, Казан университетының атказанган профессоры, Россия Федерациясе югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, университетның элеккеге проректоры һәм кафедра мөдире, язучы, әдәбият һәм театр белгече, Казан шәһәренең мактаулы гражданины, археограф, тарих фәннәре докторы, татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы профессоры

Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановның

җитмеш алты яшендә вафат булуын белдерә һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Мәрхүм белән саубуллашу 12 октябрьда Г.Камал исемендәге академия театры бинасында сәгать 10:00 узачак (Татарстан ур., 1 йорт).


Чыганак: Татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Җибәрелү вакыты: 11.10.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 431311



Хәбәрләр

Миркасыйм ага Госманов вафат  >>

Күренекле тележурналист Владимир Соловьев Казан университеты студентлары белән очрашты  >>

Казан (Идел буе) федераль университетында Хаков укулары  >>

Идел буе ономотологлары Казан университетында җыелдылар  >>

Хаков укулары-2010  >>

Казан университетында 'Идел буе ономастискасы' халыкара конференциясе ачылды  >>

Казан (Идел буе) федераль университеты үзенең яңа статуста беренче уку елын башлады  >>

Стр. <<  1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты