Русский     English    
    КФУ
 


Сәлимов Хәлил Хәлим улы истәлегенә

Казан дәүләт университеты татар филологиясе һәм тарихы факультетының укытучы-мөгаллимнәре, бүгенге һәм элеккеге студентлары көтелмәгән хәсрәтле хәбәрдән – Сәлимов Хәлил Хәлим улының вафат булуыннан тетрәнеп калды.

Танылган галим, филология фәннәре докторы, Алабуга дәүләт педагогика университеты профессоры Сәлимов Х.Х. озак еллар буена КДУның татар бүлеге белән тыгыз бәйләнештә булды: шул бүлекне тәмамлады, шунда аспирантура үтте, бераз вакыт шунда эшләде, үзе турында якты истәлекләр калдырды.

Без аның тормыш иптәше, филология фәннәре докторы, профессор Дания Әбүзәр кызы Сәлимованың, балаларының, якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы – җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Татар теле, әдәбияты һәм тарих факультеты


Чыганак: Марат Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 13.06.2006

Статистика обращений с 24.04.2007: 432013



Хәбәрләр

Сәлимов Хәлил Хәлим улы истәлегенә  >>

Россия дәүләт китапханәсе каршында «Шәрыкъ хәзинәсе»  >>

Стр. <<  18  19  20  21  22  23  24 


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты