Русский     English    
    КФУ
 


“Әллүки” очраштыра

Иҗат уртаклашуны ярата. Яшь каләм тибрәтүчеләр өчен бу аеруча мөһим. Үз эшләренең остасы булган язучылар яшьләр белән һәрвакыт аралашып яшиләр, чөнки киңәшләренең ярдәм көчен чамалый алар. Әлеге максаттан чыгып, “Әллүки” иҗат берләшмәсе Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары, балалар прозаигы Вакыйф Вәкил улы Нуриевне үзенә кунакка чакырды.

Хәзерге әдәбият вәзгыяте, яшьләрнең иҗатка тартылулары турында Вакыйф ага тәфсилләп сөйләде. Язучылар берлегенең яшь каләм ияләре иҗатына йөз тотуын, һәрдаим ярдәм итәргә тырышуларын искәртте. Ә “Әллүки”челәр хөрмәтле кунакны тәмле “күчтәнәч” – иҗат җимешләре белән куандырдылар.



Очрашуның һәр мизгеле рухият өчен файдалы булудан бигрәк җылы мөгаләмәдә үтүе матур тәэсир калдырды.


Чыганак: “Әллүки” иҗат берләшмәсе рәисе Руфинә Габдрахманова
Җибәрелү вакыты: 06.10.2011

Статистика обращений с 24.04.2007: 431850



Хәбәрләр

Википедия: Татарда күпме мәкалә?  >>

“Әллүки” очраштыра  >>

Язгы хисләр белән...  >>

Булачак галимнәребез конкурска җыелды  >>

Классик филология һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре  >>

Туган тел көне  >>

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Г.И.Кульдееваның ачык лекциясе ( 24.02.2011)  >>

Стр.    1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты