Русский     English    
    КФУ
 


Язгы хисләр белән...

Яз бигрәк үзенчәлекле серле фасыл икән... Күңел уянып китә дә яңа хисләр көтә башлый. Бөтен кеше өчен дә бу хис-кичерешләр ят түгел, тик студент халкында бу тынычсызлану хисе икеләтә артыграк чагыла. Юк, балл-рейтинг системасының да, семинар-дәреснең дә, зачетның да монда әллә ни катнашы юк. Бары бер сәбәп: факультетара “Студентлар язы” фестивале хәтта семестр буе башын күтәрми укыган «ботаникны» да үзенә җәлеп итмичә узмый.

Әлеге язгы фестивальгә әзерлек кыш айларында ук башланды. Кайбер бик актив факультетлар хәттә ки сентябрьдән үк әзерләнделәр. 9-20нче майларда УНИКСның зур сәхнәсе төрле факультетта укыган талантларның көрәше мәйданына әверелде. Иң-иңнәрен исә 25нче апрельдә гөрләп узган “Студентлар язы”ның гала-концерты халыкка танытты. Быелгы яз бик назлы, ягымлы, кояшлы булган кебек, “Студентлар язы” да башка елгылардан аерылып торды. Беренче үзенчәлеге – концерт программасының ике өлештән торуында һәм спектакльләрдәге кебек антракт булуындадыр, мөгаен. Икенчедән исә, сәхнәнең төрле-төрле төсләргә байлыгы тамашачылар игътибарын җәлеп итмичә калмады. Һәрбер чыгыш уникаль: төрле юллар аша залда утыручыларның нәкъ йөрәгенә үтеп керә алырлык номерлар бәйләмен карау – үзе ләззәт. Залдагы бөтен концерт буена “Вау! Шәп!” дигән шаккату, мактау тавышларын ишетү шулай ук күп нәрсәне дәлилли түгелме?!


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентларының мәдәни тормышы өчен җаваплы булган 2нче курс студенты Алсу Хафизова да үз хисләре белән уртаклашты. Сәхнә артыннан концерт бәлки башка төрле күренгәндер? “Катнашучылар саны, тамашачыларныкына караганда, күбрәк булуы бу концертның дәрәҗәсе турында сөйли. Әлбәттә, кеше күп булгач, мәшәкате дә арта. Ләкин барлык катнашучылар да концертка бик җитди карадылар. Әллә ни авырлык тудырмады анысы. 1нче өлешне (“Полдень раскрывшихся цветов”) караганда, күңелдә толерантлык, дуслык хисе туды, чөнки төрле милләтнең мәдәни-этник тормышын чагылдырган бию-җырларга берничек тә битараф калып булмый. 2нче өлеш (“Сказки города”) исә Казанга багышланган иде. Бу бүлекне караганда, йөрәк түренә горурлык хисе кереп оялады, хәтта тәнем буенча “бала йоны кабарды”, – дип, Алсу безне дә сәхнә артына алып менде.

Гала-концерт – бәйгенең нәтиҗәсе ул. Ә уңышлар мондыйрак:

    Зур факультетлар төркемендә:
  • I урын – экономфак;
  • II урын – журфак;
  • III урын - физика институты, геофак һәм юрфак.

Кече факультетлар төркемендә:

  • I урын – фәлсәфә факультеты;
  • II урын – психфак;
  • III урын – тарих факультеты, татфак, КФУның Яшел Үзән шәһәре филиалы.

Махсус бүләкләр:

  • КФУның Яр Чаллы шәһәре филиалы - «Талант күпкырлылыгы» номинациясендә;
  • Көнчыгыш телләр Институты – «Мәдәни традицияләрне саклау өчен» номинациясендә;
  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Алабуга дәүләт педагогика университеты – «Фестиваль дебюты» номинациясендә.

Алсу факультетыбызның 3нче урынга лаек булуын искәртеп: “Факультетның көче бар!” – диде. Хәтта үз хыял-максатын да әйтте ул: “Уку йортлары кушылу сәбәпле, киләчәктә ТДГПУның татфак студентлары белән берлектә эшләп, тагын югарырак урыннарга үрләргә кирәк!”

Чыннан да, серле бер дулкын белән үзенә алып кереп киткән “Студентлар язы” күңелдә күтәренкелек рухы калдырды. Нәкъ чын, аллы-гөлле чәчәкләргә бай, йөрәктә яшәү дәрте уята торган назлы яз кебек.


Чыганак: Руфинә Габдрахманова, 1103нче төркем. Фотосурәтләр — Айсылу Сайпеева
Җибәрелү вакыты: 11.05.2011

Статистика обращений с 24.04.2007: 447157



Хәбәрләр

Википедия: Татарда күпме мәкалә?  >>

“Әллүки” очраштыра  >>

Язгы хисләр белән...  >>

Булачак галимнәребез конкурска җыелды  >>

Классик филология һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре  >>

Туган тел көне  >>

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Г.И.Кульдееваның ачык лекциясе ( 24.02.2011)  >>

Стр.    1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты