Русский     English    
    КФУ
 


Булачак галимнәребез конкурска җыелды

26 нчы март көнне татар филологиясе һәм тарихы факультетында 9-11 нче сыйныф укучылары катнашында фәнни эшләр конкурсы булып узды. Конкурсны татар филологиясе һәм тарихы факультетының фәнни эшләр буенча декан урынбасары Нәбиуллина Гүзәл Әмир кызы һәм хәзерге татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Гайнуллина Гөлфия Расил кызы оештырды һәм IV, V курс студентлары алып барды.


Конкурсның жюри составына Гайнуллина Г.Р. (хәзерге татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты), Кириллова З.Н. (гамәли лингвистика һәм тәрҗемәчелек кафедрасы доценты) һәм Гатин А.А. (татар халкы тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы ассистенты) билгеләнделәр. Шулай итеп жюри комиссиясе татар теле, әдәбияты, тарих буенча язылган эшләрне тикшереп бәя бирде.

Беренче нәүбәттә укучылар тәкъдим иткән эшләрнең фәннилеген ассызыклап үтәсе килә. Конкурста каралган эшләрдә укучылар фәнни әйләнешкә кереп киткән, кайбер очракларда яңалык булырдай мәгълүматларны тикшереп, анализлап, һәрберсе үз нәтиҗәсенә ирешкән. Эш барышында да фәнни ысул-алымнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Бу җәһәттән Сәгъдиева Айгөлнең (11 нче сыйныф) эше аеруча зур кызыксыну уятты. Айгөл Бөгелмә районы Карабаш поселогында табылган материалларга нигезләнеп, җәлилче-легионерлар язмышын өйрәнгән.



Катнашучылар географиясе гаять киң. Укучылар укытучылары һәм җитәкчеләре белән Казан шәһәре мәктәпләреннән, Татарстанның төрле районнарыннан, хәтта Башкорстан республикасыннан да килгәннәр.

Әлеге чара, гомумән, бик күтәренке рухта үтте. Укучыларны татар фәне белән кызыксыну, киләчәктә татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керү теләкләре берләштергән иде. Ничек кенә булмасын, рус кызларының килеп, саф татар телендә чыгыш ясаулары (Кудряшова Анна Николай кызы һәм Шестопалова Анастасия Вячеслав кызы; Казан, 91нче мәктәп, 10 нчы сыйныф; җитәкчеләре Тукманова Мәдинә Хәйрулла кызы), татар әдәбияты белән кызыксынулары сокландыра. Аларның әдәбиятны чагыштырма планда өйрәнү теләге, киләчәктә безнең факультетта укырга ниятләве сөендерә.

Катнашучылар, тулаем алганда, бик актив, кызыксынучан һәм белемгә омтылучан булып чыктылар. Алар сайлаган темалар да төрле-төрле өлкәләргә кагылышлы иде. Укучыларны бөек шагыйребез Габдулла Тукай, тел-әдәбият галиме, язучы Галимҗан Ибраһимов, тәнкыйтьче һәм галим Җамал Вәлиди, герой-шагыйрь Абдулла Алиш кебек шәхесләрнең тормышлары, әдәби һәм гыйльми эшчәнлекләре кызыксындыра икән. Ул гына да түгел, татар әдәбиятында Ана архетибы, татар хикәяләрендә заман герое темалары яктыртылды, якташлар эшчәнлеге һәм иҗаты хакында чыгышлар яңгырады.



Жюридагы мөгаллимнәребез катнашучыларның һәрберсе белән чыгыш темасына кагылышлы әңгәмә оештырды, фикер алышу җанлы төстә үтте. Катнашучыларның күпчелеге әдәби иҗат белән шөгыльләнә икән. Буа шәһәреннән килгән Вәлиев Айдар шигърияттә булган уңышлары өчен хәтта Ренат Харис исемендәге бүләккә лаек булган. Иҗат җимешләре дә татар филологиясе һәм тарихы факультетының “Тәрәзә” исемле студентлар газетасында дөнья күрәчәге хәбәр ителгәч, укучуларның күңелләре тагын да күтәрелде.



Йомгаклап, җиңүчеләрне атап үтик:

  • 1 нче урынга – Сәгъдиева Айгөл (ТР Бөгелмә муниципаль районы 2 нче номерлы Карабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе, 11нче сыйныф; укытучысы - Сәгъдиева А.Н.)
  • 2 нче урынга Бәдретдинова Алинә (ТР Кукмара муниципаль районы Ч.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия, 10 нчы сыйныф; укытучысы - Сибгатуллина А.Ф.) һәм Гыйләҗева Светлана (БР Бүздәк районы Әмир урта белем бирү мәктәбе, 11 нче сыйныф; укытучысы - Елизарова И.Ф.)
  • 3 нче урынга Вәлиев Айдар (ТР Буа шәһәре муниципаль районы М.М. Вахитов исемендәге гимназия, 10 нчы сыйныф; укытучысы - Низамиева Р.Һ.) һәм Батрханова Айзилә (ТР Биектау районы Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе, 9 нчы сыйныф; укытучысы - Галимова Г.Х.) лаек булдылар.

Фәнни эшләр конкурсында катнашкан укучыларга сертификат тапшырылды, ә җиңүчеләр 20 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган студентларның фәнни-гамәли конференциясендә диплом белән бүләкләнәчәкләр.


Чыганак: Маргарита Барабанова, 5 курс студенты
Җибәрелү вакыты: 30.03.2011

Статистика обращений с 24.04.2007: 447157



Хәбәрләр

Википедия: Татарда күпме мәкалә?  >>

“Әллүки” очраштыра  >>

Язгы хисләр белән...  >>

Булачак галимнәребез конкурска җыелды  >>

Классик филология һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре  >>

Туган тел көне  >>

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Г.И.Кульдееваның ачык лекциясе ( 24.02.2011)  >>

Стр.    1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты