Русский     English    
    КФУ
 


Туган тел көне

21 нче февраль “Халыкара туган телләр көне” буларак билгеләп үтелә. Татар телебез – татарларның милли теле. Татар теле Татарстан республикасында, шулай ук Башкортстан, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Төмән, Ульяновск һәм Саратов өлкәләрендә киң таралган. Русиянең бөтен төбәкләрендә татарлар яши, шуңа күрә бөтен төбәктә татарча сөйләшүче бар. Татар телендә Русиядә 5,3 млн. якын кеше сөйләшә. Татар теле шулай ук башкортлар, марилар, чуашлар арасында таралган.

Дөньяда татарча белгәннәрнең саны билгеле түгел. Бу сан якынча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр җитә. Татар теле Үзбәкстан, Казакъстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан илләрендә таралган. Татарча сөйләшкәннәр хәтта Австралиядә дә бар.

Шушы бәйрәм уңаеннан республикабызда төрле-төрле чаралар, конференцияләр, очрашулар уздырылды. Татар филологиясе һәм тарихы факультетында да әлеге бәйрәм бик зурлап үткәрелде. Бәйрәм белән котларга дип Америка Кушма Штатларыннан Аврам Леон исемле әфәнде дә килгән иде. Ул Казаныбызга татар телен өйрәнү өчен килгән. Бәйрәм уңае белән факультетыбызның иң акыллы, иң зирәк студентларын билгеләү өчен 100/1 уен викторинасы булып узды. Уенда катнашу өчен беренче курста укучы белемле, актив студентлар чакырылган иде.

Уенда барлыгы ике команда катнашты: «Дәрвишләр», «Дулкын» командалары. Һәр ике команда да уенга әзерлек белән килгәннәр. Тел, әдәбият, тарих өлкәләренә караган сорауларга дөрес һәм төгәл җавап биреп бардылар. Уен барышын безнең мөгаллимнәребез һәм студентларыбыз күзәттеләр. Мәртәбәле жюри әгъзалары студентларның белем дәрәҗәләренә бәя бирделәр.

Күренеп тора, беренче курс студентлары бирелгән сорауларга тулы һәм төгәл итеп җавап бирде. Ләкин ярыш җиңүчесез булмый дигәндәй, 60-ка 40 исәбе белән «Дәрвишләр» төркеме алгы үрләрне яулады. Рашат Якупов, Җәмил Вәлиев, Диләнур Әхмәтҗанова, Әнисә Гарипова, Руфинә Габдрахманова үзләренең тапкырлыкларын тагын бер тапкыр исбатладылар.

Шушы уенны оештыручы безнең яраткан укытучыбыз Нәбиуллина Гүзәл Әмир кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Чыганак: Айгөл Батрханова
Җибәрелү вакыты: 01.03.2011

Статистика обращений с 24.04.2007: 437053



Хәбәрләр

Википедия: Татарда күпме мәкалә?  >>

“Әллүки” очраштыра  >>

Язгы хисләр белән...  >>

Булачак галимнәребез конкурска җыелды  >>

Классик филология һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре  >>

Туган тел көне  >>

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Г.И.Кульдееваның ачык лекциясе ( 24.02.2011)  >>

Стр.    1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты