Русский     English    
    КФУ
 


Казан (Идел буе) федераль университетының
беренче президенты сайланды

27 май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә университетның Гыйльми советы утырышы булып узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә булып, Казан университеты президенты вазыйфасы һәм бу урынга сайлау уздыру каралган иде.

Утырышны Илшат Гафуров ачып җибәрде. Ул вуздагы соңгы үзгәрешләр белән таныштырды. Шушы көннәрдә республиканың өч югары уку йортында ТДГПУ, КДФЭИ, АДПУ Гыйльми советларының киңәшмәләре узган. Элеге вузлар тавыш бирүләр аша үзләренең Казан (Идел буе) федераль университеты белән кушылырга ризалыкларын белдергәннәр. Алга таба ректор узган атнада үзенең вуздагы штат тәртибенә һәм җитәкчелек структураларына кагылышлы берничә Әмергә кул куюын хәбәр итте.

Хәзер гамәлдән чыккан укыту эшләре буенча проректор вазыйфасы гомуми һәм өзлексез укыту буенча проректор функциясе белән берләштерелә һәм укыту эшчәнлеге буенча яңа проректор вазыйфасына йөкләтелә. Бу вазыйфага Рияз Миңзарипов билгеләнгән. Тагын ике вазыйфа: административ эшләр-аппарат белән җитәкчелек итү буенча проректор һәм финанс эшләре буенча проректор вазыйфалары барлыкка китерелгән. Икътисад эшләре буенча проректорның функциональ бурычлары киңәйтелеп аның карамагына университетның стратегик үсеш мәсьәләләре буненча эшләр йөкләнә. Шулай ук куркынычсызлык буенча проректор вазыйфасы юкка чыгарылып, эчке режимны тәэмин итү идарәлеге оештырылган. Бу структура белән гомуми җитәкчелек итү идарәләү эшләр буенча проректорга йөкләнә. Шул ук проректор барлык рәсми кягазьләр әйләнеше белән бәйле эчке оператив эшчәнлек өстеннән кураторлык итәчәк һәм электрон университетын җайга салу буенча җаваплы. Массакүләм мәгълүмәтчаралары, мәгариф корпусы һәм халыкара мөнәсәбәтләр даирәсе дә шушы проректор карамагында булачак. Идарәләү эшләре буенча проректорлык вазыйфасына Казан университетында укып белем алган, тарих фәннәре кандидаты, хөкүмәт структураларында эшләп тәҗрибә туплаган Андрей Хашов билгеләнгән.

Алга таба утырышта Казан (Идел буе) федераль университеты президенты турындагы Кагыйдә өлгесе тикшерелде. Илшат Рәфкать улы җиткерүенчә кабул ителгән кагыйдә буенча вуз президенты Гыйльми совет утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән гадәти күпчелек тарафыннан биш елга кадәр вакытка сайланыла. Бу хезмәткәрлеккә нәмзәтне Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгы йөкләмәсе белән университет учредительләре тарафыннан күрсәтелә.

Гыйльми советының 58 әгъзасы катнашындагы сайлаулар нәтиҗәсендә 54 уңай тавыш алып, Казан (Идел буе) федераль университеты президенты итеп Мәгъзүм Сәлахов сайланды. «Минем нәмзәтлегемнең Казан федераль университеты президенты вазыйфасына раслануын Гыйльми советының Казан университеты нигезендә барлыкка килүче яңа мәгариф оешмасының – КДУның дәвамчысы итеп күрергә омтылыш күрсәтә. Нәкъ менә вузның иң яхшы традицияләрен саклау һәм үстерү президент алдында торган мәсьәләләрнең берсе», – дип белдерде Мәгъзүм Хәлимулла улы үзенең чыгышында. «Президент,чынлыкта – университетның үсеш концепциясен эшкә ашыруда, укыту-методик мәсьәләләр, тәрбия эшләре, идарә эшләре буенча мәсьәләләрне хәл итүдә катнашырга тиеш. Болар барысы да идарә итүнең уңай нәтиҗәлеген үстерү, университетның стратегик үсеше белән тәңгәл рәвештә вәкиллек функцияләрен киңәйтү максатына юнәлдерелгән».

Соңыннан Гыйльми совет әгъзалары Россия Федерациясе Конституция Суды рәисе Валерий Зорькинга «Казан университетының Мактаулы докторы» исемен бирү мәсьәләсен тикшерделәр һәм күпчелек тавыш белән бу нәмзәтне яклап чыктылар.

Алга таба утырышта кафедра җитәкчеләре урыннарга конкурслар, гыйльми исемнәргә тәкъдим итүләр буенча дәвам иттә.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 31.05.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 457008



Хәбәрләр

Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең яңа рәисе сайланды  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының беренче президенты сайланды  >>

Казан һәм Хунань университетлары арасында хезмәттәшлекнең урнашуга 20 ел тулды  >>

Университетта Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр  >>

Казан (Идел буе) федераль университеты «Бустан» спорт комплексына ия булды  >>

Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерл  >>

Көнчыгышны өйрәнү институты үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте  >>

Стр. <<  2  3  4  5  6  7  8 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты