Русский     English    
    КФУ
 


Казан (Идел буе) федераль университеты «Бустан» спорт комплексына ия булды

5 май көнне Казан (Идел буе) федераль университеты тагын бер спорт комплексына ия булды. Россия Премер-министры Владимир Путин 2013 елда Казанда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың яңа төзелгән 7 обектының ачылачагын игълан итте һәм ачылу тантаналарында үзе дә катнашырга теләк белдерде. Федераль Хөкүмәт башлыгы «Ватан», «Триумф», «Бустан», «Акчарлак», «Төзүче», «Москва» һәм «Мирас» дип исемләнгән комплексларны ачты.

Кулагин урамында урнашкан «Бустан» комплексы Казан (Идел буе) федераль университетына тәгаенләнгән иде. Бу комплекс Универсиада-2013 кысаларында волейбол буенча узачак ярышлар өчен кулланылачак. Башка вакытта монда вузның спорт буенча укыту-күнегү эшләре алып барылачак. Корылма 62х34 метрлы, 1000 тамашачыга исәпләнгән спорт залын һәм күп кенә административ мәйданнар, буфетлар, пресс-конференция залларын эченә алган, аның гомуми мәйданы 6000 квадрат метрлап исәпләнелә.

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров үзе бу көнне Россия Федерациясенең Премьер-министры В.В. Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановлар җитәкләгән делегация составында булганлыктан «Бустан» спорт комплексын ачу Мәгъзүм Сәлаховка йөкләнгән иде.

Кунакларны яңа комплекс порталында студентлар каршылады. Мәгъзүм Сәлахов тантаналы чыгышында җыелган кунакларга мөрәҗәгать итеп, «Фарсы теленнән тәрҗемә итсәк, «Бустан» – гөл бакчасы дигән мәгънәгә ия. Бу бакчабызда спорт бар көченә чәчәк атсын иде дип телисем килә. Универсиадага хәзерлек федераль университетының үсеш программасына кертелде. Мин үзебезнең вуз студентлары да бөтендөнья студент уеннарында катнашып, лаеклы нәтиҗәләргә ирешерләр дип ышаныч белдерәм», – диде ул.

Бу тантанада катнашып, яшьләрнең шатлыкларын уртаклашырга Бөек Ватан сугышы ветераннары да килгән иде. 65 ел элек илебезгә тынычлык яулап алучылардан Инесса Гавриловна Кузьмина, Василий Георгиевич Дмитриев, Алексей Мартынович Тканенко, Фәрит Насыйп улы Гарифуллиннарга котлау һәм рәхмәт сүзләре әйтелде.

Комплексны ачуда, шулай ук фехтование буенча дөнья чемпионы Елена Шашарина катнашып чыгыш ясады:«Мин бик күп спорт корылмаларын күрдем, ышанып әйтәм бу комплекс иң яхшыларыннан берсе», – диде ул соклануын белдереп.

Барлык җиде корылманың ачылуы дистанцион режимында барды. Спорт залында урнашкан зур экранда Мәскәү урамында төп церемония барышы трансляцияләнде. Универсиада волонтерлары әзерлек белдергәч, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга объектларны ачарга рөхсәт бирүен сорады. «2013 ел Казанда узачак XXVII Җәйге Универсиаданың җиде спорт корылмасын ачык дип белдерәм», – диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

«Татарстанда, Казанда бүгенге тормышның сыйфатын яхшы аңлыйлар. Җаваплылык тоеп массакүләм спорка зур игътибар бирәләр», – дип бәяләде Владимир Путин. Ул Казанда 9 меңләп төрле спорт корылмалары эшләп килүен, 2009 елда гына 150 яңа спорт объектының кулланылуга тапшырылганлыгын искәртте.

Россия Федерациясенең Премьер-министры фикеренчә, республика халкына горурланырга җирлек бар. «Татарстан гына түгел, «Ак Барс», «Рубин» такымнары, сезнең баскетбол һәм волейбол уенчыларының уеннарын бөтен ил күзәтә, алар белән бөтен Россия горурлана. Сезне бу казанышларыгыз белән кайнар котлыйм», – диде Владимир Владимирович.

«Без бүген күз алдында булган уңышларга, узган җәйдә әле авыр кризис чорында сез, Владимир Владимирович, Универсиаданы уздырырга дип бу объектларны төзергә старт бирүегез нәтиҗәсенә ирештек», – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Хөкүмәте башлыгына мөрәҗәгать итеп, – «Без үзебезнең яктан бу ел ахырына кадәр тагын 26 объектны төзеп тапшыруга бөтен көчебезне куячакбыз. Тагын төзеләчәк 4 кенә корылмабыз калачак».

«Бустан» комплексының мөмкинлекләрен беренче булып аның төп хуҗалары – университет студентлары сынады. Анда узган ярты сәгатьлек аэробик марафонында 200 кеше катнашты. Паркетта биючеләр билгеле спортчылар булмаса да, барысы да спорт сөюче, сәламәт тормыш алып баручы яшьләр иде. Тантаналы чара дәвамында «Калликория», «Тылсым», «Шторм», «Dance Lunch», бию төркемнәре чыгыш ясадылар. Котларга килгән кунаклардан «Приволжанка» балалар олимпия резервы мәктәбе укучылары нәфис гимнастика номерларын күрсәттеләр.

Университетның физик тәрбия кафедрасы җитәкчесе Людмила Касатова белдерүенчә, инде сентябрь аеннан ук яңа бинада волейбол, кече футбол һәм башка спорт төрләре буенча секцион дәресләр уздырыла башлаячак.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 07.05.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 457008



Хәбәрләр

Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең яңа рәисе сайланды  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының беренче президенты сайланды  >>

Казан һәм Хунань университетлары арасында хезмәттәшлекнең урнашуга 20 ел тулды  >>

Университетта Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр  >>

Казан (Идел буе) федераль университеты «Бустан» спорт комплексына ия булды  >>

Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерл  >>

Көнчыгышны өйрәнү институты үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте  >>

Стр. <<  2  3  4  5  6  7  8 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты