Русский     English    
    КФУ
 


Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерлек мәсьәләләре тикшерелде

4 май көнне Казан Идел буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров рәислегендә ректорат утырышы булып узды.

Көн тәртибендә беренче чиратта 2010 елда Казан университетына укырга керүче абитуриентларны кабул итүгә әзерлекнең торышы каралды. Бу уңайдан укыту эшләре буенча проректор Владимир Бухмин доклад белән чыкты. Ул узган елгы кабул итү эше кампаниясендәге комиссия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, абитуриентлар белән эшләүдә вузга кадәр укыту үзәге һәм укыту-методик үзәкләр башкарган эшчәнлеккә тукталды, 2010 елда студентлар кабул итүгә әзерлекнең төп этапларын билгеләде. Шуңа бәйле рәвештә ректор киләчәктә бу юнәлештә эзлекле программа булдырырга һәм бу эштә факультет деканнарын җәлеп итәргә киңәш итте. Илшат Рәфкать улы берничә вуз бергә кушылганлыктан кабул итү комиссиясенең алга таба үзгәртелүләргә дучар булачагына аеруча игътибар бирергә кирәклегенә һәм башка төбәкләрдән дә абитуриентлар җәлеп итү эшен оештыру зарурлыгына тукталды. Вуз җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда беркадәр катлауланып торган икътисадый шартларга карамастан табигый фәннәр буенча белгечлекләргә студентлар кабул итү мәсьәләсен аеруча кайгыртырга кирәк.

Утырыш дәвамында интеллектуаль милекне саклау буенча регламентка әзерлек процессы мәсьәләсе каралды. Чыгыш ясаучы икътисад-финанс эшләре буенча проректор Лариса Шиловская белдерүенчә бүгенге көндә авторлык хокукын регламентлау, интеллектуаль эшчәнлек, инвистицияләү буенча тиешле рәсми кягазьләр тупланмалары булдырылган. Бу юнәлештә ректор узган елда ничә патент якланып университет хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителгәнлеге һәм университетның бу патентлардагы өлешен исәпләп чыгарырга дип төгәл чаралар тәкъдим итте. Университет җитәкчесе вузның коммерция проектларында катнашу механизмын булдыру бурычын йөкләде.

Утырыш дәвамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау, университетта энергия ресурсларын саклау кебек агымдагы мәсьәләләр тикшерелде.

Кильдеев Марат фотолары


Чыганак: М. Кильдеев
Җибәрелү вакыты: 05.05.2010

Статистика обращений с 24.04.2007: 457008



Хәбәрләр

Татарстан Республикасы вузлары Ректорлар киңәшмәсенең яңа рәисе сайланды  >>

Казан (Идел буе) федераль университетының беренче президенты сайланды  >>

Казан һәм Хунань университетлары арасында хезмәттәшлекнең урнашуга 20 ел тулды  >>

Университетта Бөек Ватан сугышы ветераннарын тәбрикләделәр  >>

Казан (Идел буе) федераль университеты «Бустан» спорт комплексына ия булды  >>

Ректорат утырышында 2010 елда университетка укырга керүчеләрне кабул итүгә әзерл  >>

Көнчыгышны өйрәнү институты үзенең 10 еллыгын бәйрәм итте  >>

Стр. <<  2  3  4  5  6  7  8 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты