Русский     English    
    КФУ
 


Википедия: Татарда күпме мәкалә?

Татар Википедиясенең хәзерге көндәге вәзгыяте бик күп кешеләрне кызыксындыра дисәм ялгышмамын. “Компьютер лингвистикасы” түгәрәгенең 25 октябрьдәге утырышы нәкъ шушы мәсьәләгә багышланган иде. Әлеге сайтның администраторы, татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты Рашат Якупов эчтәлекле чыгышы белән кызыксынып килүче укытучыларга, студентларга бик күп мәгълүмат бирде.


Түгәрәк утырышында катнашканнарга Википедиянең кыскача тарихы һәм аның татар бүлеге турында гомуми мәгълүматлар бирелде. Татар Википедиясенең төрки халыклар арасында бишенче урында торуы, казакъ һәм чуаш телләреннән шактый калышуы, татар халкының бу проектка игътибары җитеп бетмәве күпләрне битараф калдырмады.


Утырыш ахырында катнашучылар үзләре дә проект эшчәнлегенә үз өлешен кертергә теләк белдерделәр.


Чыганак: Руфинә Габдрахманова, 1103 төркеме студенты
Җибәрелү вакыты: 01.11.2011

Статистика обращений с 24.04.2007: 362140



Хәбәрләр

Википедия: Татарда күпме мәкалә?  >>

“Әллүки” очраштыра  >>

Язгы хисләр белән...  >>

Булачак галимнәребез конкурска җыелды  >>

Классик филология һәм татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре  >>

Туган тел көне  >>

Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Г.И.Кульдееваның ачык лекциясе ( 24.02.2011)  >>

Стр.    1  2  3  4  5  6  7 >>


Татар филологиясе һәм тарихы факультеты

Журналистика һәм социология факультеты

Татар теленең интернет-сүзлекләре

'Тәрәзә' газетасы

Татар Халык хоры




© 1995-2012 Казан федераль университеты