КФУ - факультетлар

Студентлар тормышы
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары университетның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Студентларның иҗади сәләтләре университет күләмендә үткәрелгән төрле чара һәм фестивальләрдә яхшы күренә.

Ел саен уздырылган “Багышлау кичәсе”ндә, “Студентлар язы”, инглиз теле фестивальләрендә безнең студентлар алдынгы урыннарны яулыйлар, алман теле атналыгында уңышлы чыгыш ясыйлар. “Иң яхшы академик төркем”, “Ел студенты” бәйгеләрендә дә җиңгән студентларыбыз бар. “Альма Матер тарихын беләсеңме?” конкурсы безнең студентлар арасында елдан-ел зуррак кызыксыну уята.

Факультетта “Әллүки” әдәби берләшмәсе, “Диспут-клуб”, “Белем сукмаклары”, “Хөснел хат”, “Тәрҗемә һәм тел культурасы” түгәрәкләре эшли. Студентлар тарафыннан айлык “Тәрәзә” газетасы чыгарыла.

Студентларыбыз республика күләмендә үткәрелгән чараларда (“Каурый каләм”, “Иделем акчарлагы”, “Алтын каләм”, “Шигъри Сабантуй”) катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Факультетта Эрнест Рәхимуллин җитәкчелегендә оештырылган татар халык хоры республика күләмендә билгеле. “Каз канаты” халык бию түгәрәге күпләрне үзенең дәртле биюләре белән сокландыра. 2003 елда ачылган драмтүгәрәкнең эше, җитәкче булып Равил Тумашев килгәч, яңадан җанланып китте.

Җәй көннәрендә факультет базасында археографик, фольклор, диалектологик экспедицияләр оештырыла.

 




© 1995-2011 Казан федераль университеты