КФУ - факультетлар

Студентлар фәндә

Мәңге яшәргә теләсәң, и угыл,
Ал гыйлем, чөнки тереклек суы ул.
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш ияләр һәрвакыт белемлегә, –

дип язган XIX йөз әдибе Г.Утыз-Имәни. Бу фикердә тирән хаклык бар. Чыннан да, белемле, югары эрудицияле, укымышлы кеше һәрвакыт соклану хисе тудыра, андыйлар һәр чор җәмгыятендә хөрмәт һәм мәртәбәгә лаек булалар. Бүгенге искиткеч тиз алмашынып торган, һәр минут саен яңа үзгәрешләр, таләпләр белән чыккан вәзгыятьтә белемле кешенең кыйммәте бәяләп бетергесез. Яңа заман кешесе фәннең төрле өлкәләре белән кызыксынучы, идеяләрен тормышка ашырырга сәләтле, актив, белемле булырга тиеш. Әлеге шартларда нәкъ менә шундый шәхесләрне тәрбияләү, югары квалификацияле кадрлар җитештерү югары уку йортларының төп максаты булып тора. Бу максатка ирешү өчен, Казан дәүләт университетында күп төрле эшләр башкарыла, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнүче студентларның махсус оешмасы уңышлы эшләп килә. Татар теле һәм әдәбияты, тарихы, чагыштырма лингвистика, тюркология өлкәсендә кызыклы эзләнүләр алып барган татар филологиясе һәм тарихы факультеты студентлары төрле фәнни түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, республика һәм халыкара конференция һәм семинарларда, олимпиадаларда катнашалар. Филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Ә.Нәбиуллина җитәкчелегендәге әлеге оешманың һәрдаим уздырылган утырышларында фән белән тирәннән кызыксынучы студентларның проблемалары, теләк-тәкъдимнәре, фән өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр карала, киләчәккә планнар төзелә.

Факультетыбызда барлык студентлар да теге яки бу дәрәҗәдә фәнни эшкә җәлеп ителә. Һәр студент биш ел дәвамында билгеле бер юнәлештә курс эшләре яза, фәнни эзләнүләрен тагын да тирәнәйтеп, чыгарылыш квалификация эшенә үстерә. Фәнни тормыш турында сөйләгәндә, нәтиҗәле эшли торган фәнни түгәрәкләребезне аерым зур игътибарга алу зарур. Шундыйлардан хәзерге татар теле кафедрасында эшләп килүче “Хәзерге татар теленең актуаль мәсьәләләре” (җитәкчесе - фил.фән.канд., доцент Һадиева Г.К.), гамәли лингвистика һәм тәрҗемәчелек кафедрасына караган “Тәрҗеман” (җитәкчесе - фил. фән. канд., доцент Шәмсетдинова Р.Р.), татар теле тарихы һәм гомуми тел гыйлеме кафедрасының “Белем сукмаклары” (җитәкчесе – фил. фән. канд., доцент Кузьмина Х.Х) кебек фәнни түгәрәкләр бик әһәмиятле эш башкаралар. “Белем сукмаклары” дип исемләнгән түгәрәк исә үз чиратында кызыклы лингвистика, тел тарихы, стилистика, классик һәм гомуми тел гыйлеме, каллиграфия кебек секцияләргә бүленеп эшли. Югарыда санап кителгән түгәрәкләр татар зыялылары белән һәрдаим очрашулар үткәреп тора.

Факультетыбызда эшли торган фәнни оешманың нәтиҗәләре куандырырлык. Елдан-ел уңышларыбыз арта бара. Студентлар диалектологик һәм фольклор экспедицияләрдә катнашып, яңадан-яңа табышлары белән фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Һәр ел саен Удмуртия дәүләт университетында уздырылган Бөтенроссия студентлар олимпиадасында, 2008 елның апрелендә булып узган Вузара I Республика олимпиадасында безнекеләр беренче урыннарны яуладылар. Ел саен факультетыбызда студентларның фәнни конференциясе үткәрелә, шуның белән беррәттән студентларыбыз Тукай, Җәлил укуларында, һәрдаим үткәрелеп килә торган вузара конференцияләрдә, Ломоносов исемендәге МДУ оештырган Халыкара конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар, шуларның нәтиҗәсе буларак студентларыбызгың фәнни мәкаләләре шактый мәртәбәле фәнни җыентыкларда дөнья күрә. Безнекеләр -Казан шәһәре Мэриясе, Татарстан Фәннәр Академиясе, Оксфорд-Россия фондының стипендиатлары, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең дәүләт стипендиясе ияләре. Соңгы еллардагы уңышларыбыздан тагын берсе исә факультетыбыз студентлары “Татар телен саклау һәм үстерү перспективалары” дигән конкурста җиңү яуладылар.

Кыскасы, фәнни тормышыбыз шактый кызыклы, бай. Факультетыбызда эшләүче искиткеч югары эрудицияле, белемле, зыялы, сәләтле, көчле укытучылар, фидакарь остазлар укучыларын Фән дигән изге, бөек, гаҗәеп серле һәм мавыктыргыч дөньяга алып керәләр.

 




© 1995-2011 Казан федераль университеты