КФУ - факультетлар

Татар филологиясе һәм тарихы факультетына рәхим итегез!
Татар халкының милли мәдәниятен, телен, әдәбиятын, тарихын өйрәнүгә, үстерүгә Казан университеты керткән өлеш аз түгел. Фәнни мәктәпләре белән дан тоткан университетта бу юнәлештә эш XIX гасыр башында зур үсеш ала. Танылган галимнәр А.М. Казембек, Ф.Эрдман, И. Березин, И.Хәлфин, Ш. Мәрҗәни, К.Насыйрилар татар телен, татар тарихын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтәләр.

1944-нче елда татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылганнан соң, әлеге өлкәдә эшчәнлек эзлекле, максатчан юнәлеш ала. Заман сулышына, рухи-мәдәни кыйммәтләр үзгәрешенә, милли яңарыш хәрәкәтенә җавап йөзеннән 1989-нчы елда татар филологиясе һәм тарихы факультеты оеша. Туган телебезне, тарих һәм әдәбиятыбызны өйрәнү мәсьәләләренең офыклары киңәя.

Факультет татар милләтенең киләчәге турында кайгыртып, милли кадрлар әзерләүдә зур көч куеп яши. Татар телен, әдәбиятын, татар халкы тарихын өйрәнү өчен факультетта барлык шартлар да тудырылган. Бездә заман сулышын тоеп эш итүгә, милләтебезгә хезмәт итәрдәй яшь, талантлы, фәнни һәм гамәли әзерлекле белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирелә. Татар филологиясе һәм тарихы факультетында “татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге белән беррәттән, өстәмә инглиз теле, алман теле белгечләре, әдәби мөхәррир һәм тәнкыйть белгечләре, тәрҗемәчеләр дә әзерләнә.

Татар филологиясе һәм тарихы факультетын сайлаучыларны гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч тормыш көтә. Факультет студентлары дәрестән тыш вакытларын файдалы үткәрәләр. Классик университетның башка югары мәктәпләрдән сыйфади аермасы булып студентларны беренче курстан ук фәнни эшкә тарту, аларда фәнни фикерләү күнекмәләре калыплаштыру тора. Факультетта дистә еллар элек оешып, уңышлы эшләп килгән “Фәнни түгәрәк” традицияләре дәвам ителә. Студентлар фәндә актуаль булган мәсьәләләргә багышланган конференцияләрдә катнашалар, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар. Факультетта Татар халык хоры эшли. Югары уку йортларында укучы татар яшьләре арасында билгеле “Тәрәзә”студентлар газетасы даими чыгып килә. Бу газетада студентлар иҗаты, яшьләр тормышына багышланган язмалар чагылыш таба.

Һәр елны факультет көне – сабантуй, "Студентлар язы", беренче курсларны студентлыкка багышлау кичәләре үткәрелә.

Студентлар университетның спорт тормышында актив катнашалар. Төрле спорт ярышларында алдынгы урыннар яулыйлар.

Факультетның бөтен уңайлыклары булган тулай торагы бар. Ул Казан шәһәренең "Универсиада авылы"нда урнашкан.

Хәзерге вакытта факультетта 50 дән артык югары квалификацияле һәм теоретик әзерлекле укытучы, фән галимнәре эшли; аларның 13 е – фән докторы, шуларның 4 се – академик, 2 се – мөхбир-әгъза, 34 се – фән кандидатлары. Факультетта фәнни-гыйльми һәм педагогик-методик эшчәнлек 6 кафедра тарафыннан алып барыла.

Әгәр сез туган телебез, тарихыбыз, әдәбиятыбыз белән кызыксынсагыз һәм тагын да тирәнрәк өйрәнергә телисез икән, безнең факультетка рәхим итегез! Сезне көтәбез!

Керү имтиханнары турындагы һәм башка кирәкле мәгълүмат университетның кабул итү комиссиясе сайтында.

 




© 1995-2011 Казан федераль университеты