КФУ - факультетлар

Титул бите үрнәге!                                                    
Факультетыбыз

Факультетның кыскача исеме: Татфак

E-mail: tatfak@yandex.ru

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты 1989 елдан бирле эшли. 2009/2010 уку елында Казан университетында татар теле бүлеге ачылуның - 65, ә бүлекнең факультет буларак оешуының 20 еллык юбилее бәйрәм ителде.

Казан университетында татар телен укытуның бай һәм кызыклы традицияләре бар. 1804 елда университет ачылгач ук, аның Көнчыгыш бүлегендә, гарәп, фарсы телләре белән беррәттән, татар теле укытыла башлый. Н.И.Лобачевский, С.Т.Аксаков һ.б. күренекле кешеләрнең остазы - университетның беренче укытучыларыннан берсе - татар кешесе Нигъмәт Ибраһимов була. Профессор И.Н.Березин, А.К.Казембек, Х.Д.Френ, Карл Фукс һ.б. галимнәр Көнчыгыш телләре бүлегендә эшлиләр. Рус һәм чит ил галимнәре белән бергә И.Хәлфин, М.Мәхмүдов кебек алдынгы карашлы татар укымышлылары университетка эшкә тартыла.

1855 елда «Көнчыгыш бүлеге» Санкт-Петербургка күчерелә, татар телен һәм төрки телләрне укыту вакытлыча туктатыла. Шулай да, XIX гасырның икенче яртысында һәм ХХ гасыр башында университет галимнәре Н.Ильминский, В.Радлов, Н.Ф.Катанов һ.б. тюркологик тикшеренүләрне алып баралар, татар телен өйрәнәләр.

ХХ йөз башында татар теле мәдрәсәләрдә ана теле буларак укытыла башлый. Бу өлкәдә Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, М.Корбангалиев һәм башка татар галимнәре роле зур. Нәтиҗәдә, 1920 еллар башында татар теле Казан университетына яңадан үтеп керә һәм йөз еллык тәҗрибәгә нигезләнеп, яңадан укытыла башлый. 1920-1930 елларда татар теле университетта икенче дәүләт теле буларак укытыла, бу эшкә М.Корбангалиев җитәкчелек итә.

1944 елда тарих-филология факультеты эчендә татар теле һәм әдәбияты бүлеге оеша. Аның беренче җитәкчесе - доц. Р.А.Хәкимова. Үзенең эшләү дәверендә татар бүлеге югары белемле белгечләр әзерләп чыгарды, алар хәзер Татарстанның һәм Россиянең һәр төбәгендә диярлек эшлиләр. Бүлекне тәмамлап чыкканнар арасында атаклы галимнәр, мәшһүр язучылар һәм шагыйрьләр күп: Н.Фәттах, Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ә.Баян, Р.Гаташ, Х. Әюпов, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, академиклар М.З.Зәкиев, М.Х.Хасанов, проф. И.Нуруллин һ.б.

1989 елда Казан дәүләт университетының Зур советы карары нигезендә татар филологиясе, тарихы һәм шәрык телләре факультеты мөстәкыйль структура буларак эшли башлый. Аның башында ул вакытта проректор булып эшләгән акад. М.А.Госманов торды. Шулай ук татар факультетының зарурилыгын тирәнтен аңлап, бу эшне гамәлгә куюда татар зыялылары, университет галимнәре арасында хуплау, теләктәшлек эзләп, проф. Ф. Ә. Әгъзамов, Я.Г.Сафиуллин, акад. И.Р.Таһиров һ.б.лар вакытында төпле, саллы чыгышлар ясадылар. Алар биргән идеяне тормышка ашырып, беренче декан проф. Т.Н.Галиуллин һәм аның ярдәмчесе буларак А.Х.Мәхмүтова зур эш эшләделәр, факультетның нигезен салдылар. Аларга ярдәмгә дистә еллар татар теле һәм әдәбияты бүлегендә хезмәт иткән галимнәребез килде. 2000-2011 елларда факультетны профессор И.А.Гыйләҗев җитәкләде. 2011 елдан факультетның деканы - филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Йосыпова.

Факультет оешкан вакытта кафедралар саны нибары ике иде: татар теле һәм татар әдәбияты кафедралары. Соңыннан, киң профильле белгечләр әзерләүне күздә тотып, бер-бер артлы, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы, Татарстан җөмһүриятендә генә түгел, Рәсәй югары уку йортларында да булмаган, үзенчәлекле татар халкы тарихы, шәрык телләре, татар теленә өйрәтү кафедралары оешты.

2000 елда, тарихи дөреслек торгызылып, көнчыгыш телләр бүлеге мөстәкыйль бер институт булып оешкач, факультетыбыз татар филологиясе һәм тарихы факультеты дип атала башлады.

Хәзерге вакытта факультетта 031001 "Филология" белгечлеге эчендә түбәндәге белгечлекләрдән укыту алып барыла:

  • татар теле һәм әдәбияты
  • татар теле һәм әдәбияты, тарих
  • татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле
  • татар теле һәм әдәбияты, алман теле
  • татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле
  • татар теле һәм әдәбияты, тәрҗемәчелек һәм тәрҗемә практикасы
  • татар теле һәм әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм мөхәррирлек
  • татар теле һәм әдәбияты, чит тел буларак татар теле

2011/2012 уку елыннан башлап факультет тулысынча ике баскычлы укыту системасына күчә: 4 еллык бакалавриат (бакалавр дипломы бирелә) һәм 2 еллык магистратура.

Факультет татар теле һәм әдәбиятының борынгы чорлардан алып хәзерге көннәргә кадәр үсешен тикшерү, аларны укыту методикасын һәм методологиясен эшләү, икетеллелекне гамәлгә кую, татар халкы тарихын өйрәнү өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Тел, әдәбият гыйлеме, тарих өлкәсендә ясалган ачышлар, дөнья күргән теоретик хезмәтләр, монографияләр факультетның шулай ук зур казанышларыннан исәпләнә. Һәр кафедра каршында аспирантура эшли.

Факультетта 1991 нче елдан бирле төрки телләр һәм Рәсәй Федерациясе халыклары әдәбияты дигән белгечлекләрдән докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау Советы эшләп килә (рәисе - проф. Т.Н.Галиуллин).

Факультет чит илләрдәге югары уку йортлары белән фәнни һәм гыйльми элемтәләр урнаштырды, халыкара программаларда катнаша, факультет укытучылары чит ил уку йортларында гыйльми-педагогик эш алып баралар. Факультет кафедралары Венгрия, Германия, АКШ, Төркия һәм Мисырдагы университетлар белән аралашып яши.

 




© 1995-2011 Казан федераль университеты